Иске Абдул авылында тамашага килгән иң өлкән кешегә әтәч бүләк иткәннәр

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Иске Абдул авылы мәдәният йортында гөрләп Яңа ел бәйрәме узды. Авыл яшьләре татар халык әкиятләрен заманча яңартып, тамашачыга тәкъдим иттеләр. Тиен, кәҗә һәм сарык, бүре, тавык, әби белән бабай, Кызыл калфак булып киенгән геройлар авыл халкын рәхәтләндереп көлдерделәр. Төрле уеннарда катнашу өчен кешеләрне җәлеп итәргә мәдәянит йортында «полиция хезмәткәрләре» ярдәм итте – паспортсыз тамашачыларга сәхнәдә әкият геройлары белән  уйнарга туры килде. Шулай ук, бу көнне 2016 елда гаилә корган парларны, хәрби хезмәтләрен тәмамлап кайткан солдатларны котладылар. Ә иң кызыгы шул – тамашага килгән иң өлкән кешегә – 78 яшьлек Әлфия Вәлиевага әтәч бүләк ителде, – дип хәбәр итә Иске Абдул авылы мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International