Тукай муниципаль районы Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе
6 январьда Яр Чаллының шахмат-шашка клубында әлеге уен төрләре буенча Тукай муниципаль районы Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Ярышларда 16 мәгариф учреждениесеннән һәм авыл җирлекләреннән 127 спортчы катнашты, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре. 
Ярышларның нәтиҗәләре буенча, мәгариф учреждениеләре арасында беренчелекне Мусабай Завод мәктәбе, икенче урынны – Кече Шилнә, өченче урынны Яңа поселогы мәктәбе алды. 
Авыл җирлекләреннән беренче урынга Мусабай Завод, икенчегә - Кече Шилнә, өченче урынга Иске Абдул чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International