Узган елда Тукай районында 638 бала дөньяга килде.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Узган елда Тукай районында 638 бала дөньяга килде. Бу – соңгы өч дистә ел дәвамында теркәлгән иң зур күрсәткеч.

Районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина хәбәр итүенчә, 2015нче 2016 нчы елларда малайлар кызларга караганда күбрәк туган, узган елны аларның  саны – 319. Шунысы да кызыклы, игезәкләр тууы да арткан. 2015 елда 3 пар теркәлсә, 2016 нче елда алар 5 пар туган.

Ә менә өйләнешүчеләр саны кимегән – 2015 нче елда – 157 пар, 2016 няе елда – нибары 138 пар кавышкан.

Яңа елның тәүге көннәрендә районда ике гаиләне инде сабый туу турында куанычлы хәбәр сөендергән. 3 нче гыйнварда Әҗмәкәй авыл җирлегендә туган малайга Самир исеме кушканнар. Соңрак, башка гаиләдә дөньяга килгән кыз балага Милана исеме кушканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International