Ильбухтино авыл клубында мәдәният һәм якшәмбе мәктәбе хезмәткәрләре 7 нче гыйнвар көнне Раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен чыршы бәйрәме оештырдылар. Кыш бабай балалар белән бергә төрле уеннарда катнашты,җырлады,биеде .Соңыннан Раштуа бәйрәме хөрмәтенә шәмнәр кабызылды. Катнашкан һәр балага бүләкләр тапшырылды