Җиләк культуралары үстерү буенча кооператив төзү планлаштырыла

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда җиләк культураларын үстерү һәм сату буенча махсуслаштырылган кооператив төзү планлаштырыла. Республикада җиләкне сатып алу күләме генә дә елга 600 тонна тәшкил итә, шуңа күрә мондый кооператив булдыру һәрьяктан отышлы булачак, дип фаразлана.

Кооперативта катнашырга теләүчеләр махсус укытылачак һәм аларга республиканың Яшел Үзән һәм Әлмәт муниципаль районнарында озак вакытка җир кишәрлекләре арендалау мөмкинлеге бирелә.

Гаризалар 2017 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 89033402000 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International