Район җитәкчелеге халык белән очраша башлый

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе
16 гыйнвардан, киләсе дүшәмбедән, районда авыл җыеннары башлана. Аларның беренчеләре, һәр елдагыча, Борды һәм Мусабай Завод авыл җирлекләрендә уздырылачак. Очрашуларда халык үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә җиткерә ала. Җыеннар башланганчы бер сәгать алдан тукайлылар район бүлекләре һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белгечләренә үз сорауларын бирә алалар. Кабул итүгә район үзәк больницасы, социаль яклау, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, газ хезмәте, электр энергиясе белән тәэмин итү хезмәте, социаль иминиятләштерү фонды вәкилләре килер дип көтелә. 
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International