Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Мусабай Завод авылы халкы кошчылык фабрикасы төзүгә каршы – Когогинадан алар бу мәсьәләдә ярдәм сорады
2017 елның 28 июле, җомга
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар белән кабул итте. Чарага өч кенә кеше килсә дә, күтәрелгән мәсьәләләр бик җитди иде. Мусабай Заводта яшәүче Рузалия Сәетгәрәева һәм Наил Абдуллин авыл янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булуларын әйттеләр, бу проблемада Дәүләт Думасы депутатының ярдәм итүен сорадылар. Мөрәҗәгатьләрен барлык авылдашлары исеменнән дип белдерделәр. Алар объектның авылга бик якын урнашуын, моның халыкның яшәешенә, сәламәтлегенә зыян китерәчәген әйтеп үттеләр. «Без хәзерге вакытта төзелешкә каршы булган авылдашлардан имзалар җыябыз», – диде Наил Абдуллин. Сөйләшү барышында әле бу объектны төзергә рөхсәт алынмаганлыгы билгеле булды, бары шушы көннәрдә халык тыңлаулары гына үткән. Анда «Чаллы Бройлер» предприятиесенең җитәкчесе һәм район хакимияте вәкиле буларак юрист кына катнашкан. Әлфия Когогина төзелешкә рөхсәт биргәнче, халык белән тулысынча аңлашырга кирәк, дип белдерде. Моның өчен куркынычсызлыкны тәэмин итүче барлык хезмәтләр – экологлар, ростехнадзор, санэпиднадзор, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре катнашында җыен уздыру шарт, диде. Белгечләр, аргументлар китереп, халыкка барысын да аңлатырга тиеш. Предприятие төзелеше – район бюджетына өстәмә салымнар, икътисад үсеше, яңа эш урыннары да әле. Шуңа күрә бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең дә катнашуы, аңлатма бирүләре мөһим, диде депутат.
Икенче сорау белән Суровка авылының Камская урамыннан мөрәҗәгать иттеләр. Биредә яхшы асфальт, транспорт зур тизлектә хәрәкәт итә, диде мөрәҗәгать итүче Равил Мырзалиев. Ул урамга ясалма тигезсезлек һәм юл билгесе куюны сорады. Ләкин ЮХИДИ хезмәте монда аларны кую кирәк түгел дип тапкан. Сөйләшүдән ачыкланганча, әлеге участок авыл җирлеге балансында түгел, шәхси территория икән. «Ләкин шәхси территория булса да, эчке эшләр хезмәте юл куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, шәхси затка да үзенең күрсәтмәсен бирергә хокуклы», – диде Когогина. Ул бу мәсьәлә буенча ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәргә, чыннан да, монда ясалма тигезсезлек кирәкме, юкмы икәнлеген ачыклар өчен урынга эксперт комиссиясе җибәрергә ышандырды.
Райондашларны тыңлаганнан соң, Әлфия Когогина чәй өстәле артында «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре белән очрашты. Чара барышында ул үзенең Думадагы эшчәнлеге хакында бәян итте, газетаның бүген ничек, нинди шартларда эшләве, укучылар аудиториясе белән кызыксынды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
Бүген Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
8
апрель, 2026 ел
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында: «Битараф калмаска! Юлларны сакласак иде!»
Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.
24
март, 2026 ел
Камил Нәҗмиев: «Безнең уртак җаваплылык зонасы бар!»
Тукай районы хакимиятендә район башлыгы Камил Нәҗмиев рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстанда су басу куркынычы булган зоналар саны ике тапкыр арткан
Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) югары дымлылык һәм су басу ихтималы булган 52 зона турында мәгълүмат кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз