«Кама» агрофирмасында уңыш гектарыннан уртача 50 центнер чыга

2017 елның 14 августы, дүшәмбе
 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматлар буенча, «Азык-төлек корпорациясе, «Ирек» һәм «Вилданов» хуҗалыкларыннан һәм фермерлардан тыш, барлык предприятиеләр уракка чыккан. Бүген арыш, көзге бодай, арпа һәм борчак суктыралар. Барлык культуралардан гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга. Уракка төшкәннең беренче көннәрендә тукайлылар республика районнары арасында лидерлар рәтендә иде, көзге бодайның гектарыннан уртача 54 центнер уңыш чыга, дип язды ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты. «Кама» агрофирмасыннан узган пәнҗешәмбедә уртача уңыш 56 центнер дигән хәбәр дә алган идек. Бүгенге мәгълүматларга караганда, зәйлеләр бездән бераз узып киткән. 

Районда барлык суктырылган мәйдан 10 август иртәсенә 680 гектарны тәшкил итте. Аның иң күбе – 250 гектары «Кама-Бекон»га, 115 гектары «Кама» агрофирмасына туры килә. Кызганычка, кайбер территорияләрдә яңгырлар ашлык җыюны туктатып торырга мәҗбүр итә. Бүгенгә игеннәрнең дымлылыгы да нормадан югары – ул уртача 25 процентны тәшкил итә. 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International