Тукай районы мәгариф идарәсе Республика август киңәшмәсеннән өр-яңа машина алып кайтты

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

  Мөслим районында республиканың мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Район мәгариф идарәләренә 45 "Лада Ларгус" җиңел машинасы тапшырылды. Шул исәптән Тукай районына да. Районнарга 14 “Форд“ микроавтобусы да тапшырылырга тиеш. Алары кайсы мәктәпләргә китәр, әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итте “Якты юл“ хәбәрчесенә муниципаль районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамиль Исаев. Ә Тукай районында мәктәп автобусларына ихтыяҗ бармы, дигән сорауга уңай җавап алдык:

Балаларны мәктәпкә йөртүче автобусларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Ник дигәндә, балалар куркынычсызлыгы күз уңында торган мәсьәлә, шуңа күрә автопаркның төзек, һәрдаим яңартылып торуы мөһим, - диде Рамиль Робертович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International