Район Советының XVII утырышы үтте

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

14 августта Тукай муниципаль район Советының унҗиденче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук район Иҗтимагый советы, Тукай якташлар оешмасы җитәкчеләре чакырылган иде. Утырышка 45 депутатның 37се килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Беренче көн тәртибе – 2017 елның беренче яртысына Тукай муниципаль районы бюджетының үтәлеше буенча сүз финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиевага бирелде. Әлеге сорау буенча өстәмә доклад белән Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Ольга Анатольевна чыкты.

Көн тәртибендәге икенче сорау – 2018 елга һәм 2019 елның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджетын тәэмин итү өчен өстәмә нормативлар белән күчерелгән акчаларны тигезләүгә дотацияләрне алыштыруны килешү турында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары Эльмира Низамиева чыгыш ясады.

Өченче көн тәртибенә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына (№11/2, 12.12.2016) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе кертелгән иде. Аның буенча Биклән авыл җирлегеннән депутат – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиев доклады тыңланды.

Дүртенче һәм бишенче көн тәртибенә Түбән Суыксу һәм Кече Шилнә авыл җирлекләренең генераль планнарын раслау турындагы мәсьәләләр кертелгән иде. Аларны бергә карау тәкъдиме булды. Алар буенча сүз Борды авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәновага бирелде. Кече Шилнә авыл җирлеге генераль планы буенча Әлфия Хәйруллина, ризасызлыгын белдереп, чыгыш ясады.

Соңгы көн тәртибе –  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милеген алу турында Кнәз авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Тамара Белова чыгышы тыңланды. 

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының унҗиденче утырышы үз эшен төгәлләде.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International