“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырылачак.
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Министрлык республика районнарындагы төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, эшкуарларны үз мәктәпләренә ярдәм итәргә чакырды.