Районда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр

2017 елның 18 августы, җомга

Район башлыгы Васил Хаьиев  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов   белән берлектә,     18август  көнне  хуҗалыкларга чыгып,  урып-җыю торышы белән таныштылар, иң яхшы комбайнчыларны   бүләкләделәр

 Алар:

 “Гигант ” хуҗалыгы  механизаторы Мингалимов Флорис  Миннеслам улы һәм“Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ Габидуллин Ринат Фәрит улы    “Акрос”  кыр корабларында  ;

“Чаллы яшелчәсе” ҖЧҖ комбайнеры Яруллин Ринас Рәфкат улы “Дон”  кыр корабында ;

“Камский Бекон” ҖЧҖнан Сәйфетдинов Илфат Габделәхәт улы һәм Колганов Александр Сергеевич  “Лексион 5 40”  класслы маркалы комбайнда ;

”КАМА ”агрофермасыннан Зяббаров Айрат Насыйр улы -“Мега360”,Гәлимәрданов Фирдәүс Музаллиф улы -”NEW HOLLFND CX-8080”, Низамов Рәзап Сәит улы - “HOLLFND CX-6090” маркалы  комбайннарны иярләүче  батырлар  ,аларның  эш күрсәткечләре район буенча бүгенгесе көнгә  иң югарысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International