Тукай районының кыр батырларына күчмә әләмнәр тапшырдылар

2017 елның 21 августы, дүшәмбе
Район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыкларының алдынгы комбайнчыларына – күчмә әләм һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев «Кама» агрофимрмасының өч бюлекчәсендә дә булып, Айрат Җаббаров, Фирдәвес Галимәрданов, Рәҗәп Низамовны бүләкләде, хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агрофирмада Теләнче Тамак бүлекчәсендә бүләкләү чарасы икеләтә тантанага әйләнде – биредә бүлекчә җитәкчесе Назиф Хөснетдиновны да туган көне белән тәбрикләделәр. 
Бу көнне шулай ук «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан Ринас Яруллинга, «Ярыш»тан – Илфат Гыймазиевка, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән – Ринат Габидуллинга, «Гигант»тан Флорис Миңнегалиевка, «Кама-бекон»нан Илфат Сәйфетдиновка күчмә әләмнәр тапшырылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә басуларда барлык мәйданнарның 9500 гектары, ягъни 22 проценты суктырылган. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 37,3 центнер уңыш чыга. 
Теземнәргә салучылар арасында районда беренче урында «Ярыш» хуҗалыгыннан Фәнис Шәмсиев бара. Аның 18 августка күрсәткече, үлән һәм бөртеклеләр мәйданнарын кертеп, 1650 гектар тәшкил итә.
Бүгенге алдынгыларга күрсәткечләрне киметмәү бурычы куела. Бер атнадан әләмнәр тапшыру тагын кабатланачак.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International