Уракта ветераннарның да өлеше зур

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов уттай урак өстендә авыл өлкәннәрнең булышлыгы турында сүз чыккач, берсүзсез «Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгына алып барасын әйтте. Чөнки җәмгыять директоры Ришат Хатыйпов һәр тармакта ветераннар эшчәнлеген мактап сөйли. Аларның бай тәҗрибәсенә таяна, акыллы киңәшләренә колак сала, бигрәк тә кылны кырыкка ярыр чакта иң җаваплы эшләргә җәлеп итә, дип икеләнүгә урын калдырмады. Белә идем, Галимҗан Сәет улы үзе әлеге хуҗалыкта 30 елга якын җитәкчелек иткәч, бәлкем, үзе белән эшләгән агай– апаларның әле дә сафта булулары, намус белән җиң сызганып эшләүләре күңелне кузгатадыр. Чынлап та, ындыр табагына аяк басуга кырдан кайткан ашлык көшелләрен эшкәртүдә, орлык салуда, көзге чәчүгә әзерләүдә бер төркем лаеклы ялдагы хатын-кызларның һәм ир-атларның мул уңышка шатланып эшләүләрен күрдек.

Безне һәрвакыттагыча көр күңел белән агроном Василий Сергеевич Лысенков каршы алды. Хуҗалыкта игенчелек тармагын үстерүдә аның өлеше искиткеч зур. Лаеклы ялга чыкканына да байтак вакыт. Әмма хуҗалык җитәкчесе Ришат Сәхәбетдин улы: «Быелгы катлаулы уракта синең оештыру сәләтең аеруча кирәк. Үсемлекчелек цехын үз өстеңә алып, яңа эшли башлаган баш агроном Газинур Нурхәмәтовның уң кулы булырсың, аңа ярдәмең бик мөһим», – дигән. Шунлыктан В. Лысенков орлыкчылык хуҗалыгының дәрәҗәсен тиешле кимәлдә тоту, ындыр табагында комбайннан кайткан ашлыкны чистартып, калибрлап орлыкка салуны оештыру белән мәшгуль.

Ындыр табагында басудан яңа кайтып кергән баш агроном Газинурны очраттык. Сүз башлауга ук аның мәсьәләне «мөгезеннән» тотып алуы ошады. Заманында Түбән Кама районы, «Октябрь бүләге» совхозында баш агроном булып эшләгән. Кыскача урып-җыю барышы белән таныштырып алды. Арыш, көзге бодай урып-җыелган. Арыш гектардан – 38, көзге бодай 51 центнер уңыш биргән. Арпага керешкәннәр. Башлангыч күрсәткече – 35 центнер. Басуда 5 «Дон» комбайны һәм «Магдон» чапкычы эшли. Комбайнчылар Игорь Снигур, Юрий Туктаров (звено башлыгы), Ринас Яруллин, Анатолий Меркулов, Александр Коршунов көнне төнгә ялгап, мул уңышны җыеп алуда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Кырдагы күтәренке хезмәт дәрте ындыр табагына да күчә. Биредә төп эшне ветераннар башкара. Әнә күп еллар кыр корабын иярләгән, 74 яшьлек Василий Иванович Коршунов та «Дон» комбайнын улы Александрга тапшыргач та, тыныч кына өендә кала алмаган, ындыр табагына эшкә чыккан, техниканы яхшы белүе сәбәпле, хуҗалык җитәкчелеге аны ашлык чистарту техникасы механигы итеп билгеләгән. Тәҗрибәле комбайнчы. Хезмәт ветераны Василий Коршунов күзәтчелегендә ындыр табагындагы техника сәгать механизмыдай төгәл эшли.

– Бүген көзге чәчүгә арыш һәм бодай орлыгы әзерлибез. Нигездә әзер диярлек. Бер үк вакытта арпа орлыгы турында кайгыртабыз. Күчмә фонд заданиесен үтәдек. Гомумән, эш оешкан төстә бара, – дип быелгы уңыштан канәгатьләнеп сөйләде ветеран-агроном Василий Лысенков.

Машиналар гөрелтесе, ындыр табагына ашлык төяп кайткан машиналар агымы – быелгы көзге муллык шаһиты. Орлык чистартуда, калибрлауда төрле маркадагы машиналар бар. Аларны төгәл эшләтүдә ике сменалы эш оештырылган. Ветераннардан торган 6 кешелек бригада зур көч куя. Ашлык чистартуда, калибрлауда, фуражга аеруда Зәлилә Хәмзина, Анастасия Кудряшова, Тәнзилә Мостафина, Мария Никитина, үлчәү хуҗалыгында Валентина Шерстобитова, Юлия Алексеева үз эшләрен белеп, төгәл итеп башкаралар. Көн саен йөзләрчә тонна ашлык чистартылып амбарларга салына. Урып-җыю темпы көннән-көн арта. Бу эштә яшьләр белән тигез сафта ветераннарыбыз да катнаша.

Хәмит Мөхәммәтшин.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International