"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Борды мәктәбендә дә беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшыру тантанасы үтте.
Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова , мәктәп директоры балаларга, аларның әти-әниләренә иң матур теләкләрен теләделәр. Сабыйлар бирелгән бүләкләргә чиксез сөенделәр.