18 август көнне Иске Абдул мәктәбе базасында август киңәшмәсенең чираттагы утырышы узды. Анда тәрбия буенча директор урынбасарлары, методистлар, класс җитәкчеләре,өстәмә белем бирүче педагоглар фикер алышты.Утырышта район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Исаев, ЮХИДИ идәрәсе башлыгы Ш.М. Ганиев ,А.М. Каримов катнашты. Семинар- киңәшмә барышынды мөгәллимнәр "Гиндукуш" музее эшчәнлеге белән таныштылар, тәрбия өлкәсендәге проблемаларны чишу юлын эзләделәр, киләсе уку елына бурычлар кабул иттеләр. #тукаевский #vospitaniert #vocpitaniemoinrt.