"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Новый поселогыгы мәктәбендә дә беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшыру тантанасы үтте. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Гөмәр Хәйруллин, мәктәп директоры балаларга, аларның әти-әниләренә иң матур теләкләрен теләделәр. Сабыйлар бирелгән бүләкләргә чиксез сөенделәр.