1995 елның 16 мартындагы Федераль законга ярашлы, 23 августта Русиянең Хәрби дан көне билгеләнә.
1943 елның 5 июленнән 23 августка кадәр дәвам иткән Курск дугасындагы алыш Бөек Ватан сугышында хәлиткечләрнең берсе булып тора. Совет һәм Русия тарих фәнендә бу алыш өч өлешкә бүленеп карала: 5 июльдән 23енә кадәр дәвам иткән Курск оборона, Орел (12 июль-18 август) һәм Белгород-Харьков (3-23 август) һөҗүм операцияләре Курск алышы Икенче Бөтендөнья сугышының иң зур бәрелеше санала, аңа барлыгы 4 миллион солдат, 69 мең туп һәм миномет, 13 мең танк һәм үзйөрешле орудие, 12 меңгә якын самолет җәлеп ителә. Совет чыганакларыннан күренүенчә, Курск сугышында вермахт 30 дивизия, шул исәптән 7 танк дивизиясе, 500 меңгә якын солдат һәм офицерын, 3,7 мең самолет, 3 мең орудиесен югалта. Кызыл Армия югалтулары 254 мең кеше белән исәпләнә, яраланучылар – 608 мең кеше.
Курск сугышында Совет сугышчылары гаять зур батырлыклар күрсәтә. 100 меңнән артык кеше орден-медальләр белән бүләкләнә, 231 яугир Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу турыда укучыларга "Патриот" музеенда сөйләделәр