Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы активистлары Габдрахманов Абузар, Насыров Илдус, Хазеев Фәнис, Ситдиков Марсел, Газашвили Олег, Гайфуллин Вәсил һәм оешма җитәкчесе Якупов Айбулат 12 июнь – Россия көне уңаеннан Теләнче-Тамак авылында урнашкан картлар йортында тәрбияләнүчеләрне котларга килделәр.
Кенәз авыл җирлегендә Россия көне билгеләп үттеләр
8 июнь көнен 2000 елдан Россия президенты указы нигезендә “Социаль хезмәткәрләр бәйрәме” итеп билгеләп үтәләр. Шулай ук Тукай районы хәкимият бинасында халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә бу бәйрәмне билгеләп үттеләр.
Иштирәк авл җирлегендә "Чиста яр буе" дигэн акция узды
Әфган сугышында һәлак булган якташларны хөрмәт белән искә алу, исемнәрен мәңгеләштерү максатында 10.06.Мөслим районының Мари Бүләр, Усаклы авылларында геройларның яшәгән йортлары диварларына истәлек элмә такта куюга багышланган чара үткәрелде.
13 июнь көнне иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12гә кадәр Татарстан дәүләт теркәве уздыра торган идарә (Росреестр) республика буенча бердәм кайнар линия көнен үткәрә. .Кайнар линия күчемсез милекне теркәү буенча кирәкле документларга багышлана.
Июнь ялларында сәяхәт итәр өчен үзенә тартып торган Россиянең иң популяр кече шәһәрләре исемлегендә Болгар беренче урынны алган. «ТурСтат» агентлыгы уздырган тикшерүгә халкы 10 меңнән аз булган, шулай ук туристик офисларда һәм онлайн рәвештә яшәү урыннына бронь ясау буенча мәгълүматлар кергән.
12 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы – Водозабор юлының беренче километрына рейдка чыгачаклар.
Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Волонтер" отряды белән берлектә «Коррупциягә-юк!!»дигән акция уздырды