ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Тукай районында Сабан туе Гөрләп узды.

Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендәге чыгышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чәчүнең уңышлы төгәлләнүе, хәзерге вакытта бар игътибар чәчүлекләрне карап торуга, терлек азыгын әзерләүгә юнәлдерелүе турында сөйләде: 

–  Районда җәмгысы 35 мең гектар сабан культуралары, 9628 гектар азык культуралары, 3017 гектар шикәр чөгендере, 2361 гектар рапс, 3510 гектар кукуруз чәчелде. 395 гектарда – бәрәңге, 163 гектарда яшелчә утыртылды.

Район Сабантуенда  2014 елгы югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларның хезмәтен билгеләп, аларга  сертификатлар тапшырылды. Менә алар:

"Чаллы яшелчәлеге" хуҗалыгыннан Ивашкина Любовь Владимировна, 2014 елда 1  савым сыерыннан 6554 кг сөт савып алган;“Сәйдәш” хуҗалыгыннан Исламова Рима Рифовна(6532кг сөт  савып алган); “Биклән ” хуҗалыгыннан Кильганова Валентина Анатольевн(5738 кг. сөт савып алган)


·      

 Сабан туе көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге, ЗАГС, опека һәм  яшьләр бүлеге балалар мәйданчыгында төрле яшьтәге сабыйлар белән уеннар оештырды.Капчык сугышы, әйбер кисү ярышларында , җыр, шигырь башкару буенча бәйгеләре.  күзне бәйләп чиләккә туп җыю, капчык киеп йөгерү һәм башка төрле уеннаруйнатылды.  Ярышлар булгач, бүләкләрсез дә булмады. Уеннарда катнашкан балаларга төрледән-төрле призлар, күчтәнәчләр тапшырылды. 

 

 

Бик тә мөһим һәм җаваплы гамәл башкаручы – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

  ”Шәфкать” үзәге Социаль хезмәткәрләне  бәйрәм белән котлый!

 

    Кинәт, җыелган кешеләрнең игътибары майдан читенә күчте. Әкрен генә майданга район китапханәчеләре үзләренең “Бөек Җинүнең 70 еллыгына” багышланган планшетларын чыгара башладылар. Көй дә үзгәрде. Моңлы, сагышлы. Солдат строе кебек, планшетлар төз бастылар. Планшетларда һәр авылның фронтовиклары һәм тыл хезмәткәрләре турында мәгълүмәт, фотосүрәтләре, солдат хатлары, истәлекләр урнаштырылган. Трибуналарда халык аякка басты. Кайберләре, яшьләрен яшереп, башын аска иде. Кайсыларыдыр үзенең туганнарын, авылдашларын эзләп планшетларны күзәттеләр.

-       

 5 июнь көн Круглое Поле поселогында  милли бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм төрле уеннар, ярышлар, җыр-моң белән урелеп барды. Зурлар да, балалар да ярышларда актив катнаштылар. Сабантуйның абсолют батыры булып Гайнетдинов Альберт калды. 
Сосновый Бор поселогында мелиораторлар  көнен билгелэп уттелэр.Котлау сүзләре белән  Гиздатуллин  Вахит  Вагизович(начальник  Тукаевского  управления  экспуатаций  орошительно-осушительных  систем" һәм Аитов  Ахат  Хасанович «Сосновоборский» участок начальнигы  чыгыш ясадылар, исәнлек , тыныч көннәр теләделәр. Ә мәдәният йорты хезмәткәрләре  аларга багышлап үзләренең  матур җырларын бүләк иттеләр.  

6 июнь көнне  Ташкичү китапханәсендә, "Ярдәм кулы"  исеме астында донор белән әңгәмә үтте. Әңгәмәдә донор,  КНИТУ студенты Азат Мухаметнабиев  сорауларга җавап бирде. Кан бирү нинди җаваплы, организмга файдалы, мохтаҗ кешегә бик кирәк процесс икәнлеген  аңлатты.  Әңгәмәне китапханә мөдире  Светлана  Мухаметнабиева әзерләде.

Быелгы Сабантуй бәрәмененең яңалыгы буларак, Татарстан Республикасының “Президент белән бергә” җәмәгать хәрәкәте тарафыннан биредә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Теләге булган һәр кеше үзен гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гәүдәне төз тотуда сынап та карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International