ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Язгы чәчү кампаниясе барашында алтын бөртекләрне сыйфатлы итеп, иң күп күләмдә җир куенына салучы механизаторлар арасында, ярыш нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, түбәндәге механизаторларга акчалата сертификат бирелде  , җиңүче тасмасы тагылды 

 Менә алар: Закиев Рамиль Хуснуллович,  механизатор ООО"Камский Бекон" хуҗалыгыннан  ПК"Джон Дир"    950га мәйданда  бөртеклеләр һәм тамыр -азык  культураларын эшкәрткән;   Хамидуллин Самат Мунирович,   ООО"Агрофирма Кама"механизаторы     АТМ-7360  1223 га мәйданда  бөртеклеләр һәм тамыр -азык  культураларын эшкәрткән; Нуретдинов Расыйм Музагиданович,   ПК"Биклянь",    ДТ-75тракторы белән     985 га мәйданда  бөртеклеләр һәм тамыр -азык  культураларын эшкәрткән; Слепнов Андрей Александрович,   ПК"Камский" механизаторы 860 га мәйданда  бөртеклеләр һәм тамыр -азык  культураларын эшкәрткән.  

Район Сабантуе елдагыча Кызыл Байрак авылы янындагы мәйданда узды. Бәйрәм үзенә чакырып килгән халыкны музыка  белән каршы алды. Бәйрәм тантанасы сабантуй флагы күтәрү белән башланып китте.    Сабантуй бәйрәмен   район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев ачып җибәрде. Котлау сүзләре белән Яр Чаллы шәһәре Мэры Наил Гамар улы Мәгъдиев, Татарстан Республикасы Дэулэт Советы депутаты, Титова исемндэге Яр Чаллы  Катыргы- кәгазь '  комбинатынын Генераль директоры Бестолков Владимир Иванович чыгыш ясады.
Әдәбият елына һәм Россиядә Пушкин туган көнне билгеләп үту кысаларында Шилнебаш авыл китапханәсендә "А.С. Пушкинның  лицейда укыган чорлары" дигән  тематик кичә узды.
 

7 июнь  көнне  Кенәз авыл җирлегендә  Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.  Кыр батырларын,терлекчеләрне, авыл уңганнарын  авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, "Алмаз" хуҗалыгы җитәкчесе  Зөфәр Фәпфәй улы, Кенәз авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Александр Николаев котладылар һәм  бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды.   Көрәш буенча ярышларда  Сабантуйның абсолют батыры Шакиров  Роберт калды.Ана  матур диван бүләк ителде.  Ат чабышында Яцкевич  Владимир   «Резвый»аты белән 1нче урынны,   Яцкевич Василий   - «Казбек»кушаматлы аты белән-2 нче,    «Йолдыз»  кушаматлы ат белән  Елкин  Борис  нче урынга лаек булды.
Бүләкләр барысына да мулдан  булды,

4нче  июндә Сәет һәм Оргыды авыллырыннан Сабан туйга сөлге җыйдык. 6 июнь көнне Сәет авылында кичке Сабан туй булды.Көн янгырлы булу бәйрәмнең ямен җибәрде әзерәк,ләкин барыбер бәйрәм бик күңелле булды. Елдагыча төрледән -төрле уеннар уйнаттык,Ат чабышы, фейрверк булды. Бәйрәмне Ирек җитештерү кооперативы Хазиев Р,Р. белән Шайхразиев В.Г. башлап җибәрде һәм батырларны котдау белән  төгәлләде.


--
Айсылу Габдрахманова

Комсомол поселогында  Сабантуй бәйрәме  авыл башлыгы Ольга Виктровна котлавы белән башланып китте. Авылдашларын, кунакларны мәшгульлек үзәге   директорв Сиврюк Татьяна Николаевна тәбрикләде . Җыр, бию тынып тормады,төрле милли уеннар, спорт ярышлары нда иң ң җитезләр, көчлеләр сынашты, бүләкләрдә мулдан иде
7 июнь көнне Шилнебаш  авылынңда милли бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм төрле уеннар, ярышлар, җыр-моң белән урелеп барды. Зурлар да, балалар да ярышларда актив катнаштылар. Сабантуйның абсолют батыры булып Раушан Мугинов калды. 

6
июнь, 2015 ел
шимбә
6 июнь  көнне Тукай районында   халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды,
  х
алык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды,яңгырда аларга комачаулый алмады

 

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм. Сабан туе – хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме.

5
июнь, 2015 ел
җомга

Управление Пенсионного фонда запустило приложение с государственными услугами на базе операционной системы IOS. Ранее такое приложение для мобильных устройств было разработано на базе Android.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International