ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында  муниципаль район башлыгы,районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык берләшмәләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә  узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәьәләләр каралды:1. терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген карау ;2.-Терлек азыгы ,яфраказык әзерләү;3.Терлекчелек биналарын кышлатуга әзерлек;4   Капиталь ремонт программасы буенча 200 башка исәпләнгән бинада реконструкция ясауның  эш барышы.
30 май көнне Татарстан поселогы "Айбагар" керәшен халык фольклор коллективы республикакүләм “Иске Казан- түгәрәк уены” татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясады. Тамара Багаева һәм Валентина Сагидуллина дуэты  1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
3нче июнь көнне  муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев  бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төрле мәсьәләләр,сораулар каралды.Шуларның берсе -язгы кыр эшләре нәтиҗәләре һәм  игеннәрнең торышын тикшергән комиссия эшчәнлегенең белешмәсе  тыңлау.Комиссия игеннәрнең,чәчүлекләрнең торышын уңай бәяләде. Район башлыгы  авыл хуалыкларндагы кыр эшләренең яшхы башкарылуына әһәмият бирде, алдынгы хуҗалыкларга тукталды, һава шартларының яхшы килүен ,мул уңышлар  җыеп алырга ният кылу турында әйтеп узды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче   65 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен серификатлар тапшырылды,ул Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылды

3 июнь көнне Мәләкәс авылында инвалид балалар өчен районкүләм Сабантуй булып узды. Бәйрәмгә төрле авыллардан балалар җыелган иде, алар өчен күңелле уеннар, ярышлар оештырылды. Сабан туен оештыруда  Мәләкәс авыл советы,  мәктәп, мәдәният йорты,  китапханә, “Тамчыкай ” балалар бакчасы коллективлары актив катнашты. 

30 май көнне Мәләкәс авылының “Питрау” керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләре төркеме, республикакүләм “Иске Казан- түгәрәк уены” татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясап 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар һәм гала-концертта катнаштылар.  

Авыл  җирлекләрендә үзенең эшен оештырып җибәрергә ниятләгән крестьян-фермерларга   грант оту очен акча биреләчәк,гомуми  сумма 44,7 мил. сум. Бу грантны 47 хуҗалыкка алырга мөмкинчелек бар .Программа нигезендә 89 өстәмә эш урыны оештырып булачак. һәрбер эш урынына 500 мең сум акча каралган

1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2015-2016 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыны туплау эше башланды. бу эш  “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша  башкарыла

Юлламаны көтүче балаларның әти-әниләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратның статусын тикшереп торырга кирәк. Баланың статусы “Направлен в ДОУ” (“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән”) дип үзгәртелгәч, әти-әниләргә ай дәвамында үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерик: балаларны массакүләм рәвештә мәгариф учреждениеләренә билгеләү эше өч ай, 31 нче августка кадәр дәвам итә.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Авыл җирлекләрендә  милли бәйрәм Сабантуйлар уздыру   графигы(үзгәрешләр белән)
 Калмия авылы мәктәбе каршында оештырылган “Чемпион” лагере 2 июньгә кадәр эшләде. Спорт-сәламәтләндерү юнәлешен алган бу лагерьга 36 бала йөрде. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, организмын чыныктыру максатыннан һәр көнне төрле чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International