ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Районның барлык хуҗалыкларына комиссия  чыктык.Комиссия  язгы кыр эшләре тамамланганнан соң уҗымнарның нинди хәлдә икәнлекләрен карады, ул 4 төркемгә бүленеп эшләде. Комиссия составында, район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләреннән тыш, кыр эшләре барышына контрольлек итәргә, киңәш-тәҗрибәләрен бирергә алынган ветераныбыз –  профсоюз лидеры Гомәр Гайнулла улы Хайруллин да бар иде.   Комиссяия   нәтиҗә ясады: кырларга күз тимәсен,  боз гына сукмасын, уңышы мул булсын дип көтәргә кала
Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен үтә торган «Пенсияне иминиятлэәү буенча 2014 елда иң яхшы мәҗбүри иминиятләүче» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады.
Конкурсның төп максаты – иминият взносларын үз вакытында күчерү – эш бирүчеләрнең хәзерге һәм булачак пенсионерлар алдында җаваплылыгы.
Конкурста Пенсия фондына иминият взнослары түләүче барлык эш бирүчеләр дә автомат рәвештә катнашты. 
30 май  көнне "Гиндикуш" музеее директоры Гарипова Резида Рависовна районның  патриотик музей Советы членнары,  ветераннар  ,  ветеран-афганчылар Сарман районы  патриотик музеена баруны оештырды. Бу инициативага Норлат, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Ч аллы районнары һәм шәһәрләре дә кушылды.

2 нче июнь   көнне  Иске Абдул китапханәчесе   Зилфира Бахтеева һәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе  Кәүсәрия Ситдикова    “ Гөлчәчәк”  балалар бакчасында   халыкара балаларны яклау көне   уңаеннан  “Без бәхетле балалачакның  бәхетле балалары “ дип  исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар белән уеннар уйналды, төрле конкурслар оештырылды, соңыннан утырып карга боткасы ашадылар. Бәйрәмдә 11 бала катнашты.

Татарстан авыл китапханәсендә балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә "Җәйнең алтын  вакыты" дигән бәйрәм уздырылды. Программада төрле  кызыклы,мавыктыргыч уеннар ,конкурслар, клоуннар чыгышы булды. Китаплар илендә яңа китаплар белән таныштылар

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 Калмаш авылында Балаларны яклау көне уңаеннан  бәйрәм узды һәм шулук көнне мәктәп яны  балалар мәйданчыгы да эшли башлады.Мәйданчык  Зөфәр Галиев урамы,14 йорт каршында урнашкан
Тукай  районында  комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды. Комиссия әгъзалары чәчүлекләр торышыннан канәгать калды. Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч  бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде.   Кабул итү барышында  чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, багана төпләренең чабылуы, буялуы, иген басулары кырларын махсус сөреп чыгу, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына  аерым игътибар бирелде.
 Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  Илбухтино авылы китапханәсендә клоунесса Кнопка балалар белән төрле ярышлар оештырды,табышмакларга җавап эзләде, музыкаль программа  яңгырап торд. Китапханә мөдире Татьяна Морозова балаланы чәй белән хөрмәт итте, кибетче Галина Анатольевна туңдырма белән сыйлады
Клоунар катнашында "Яшьлек" мәдәният үзәгендә   «Балаларга елмаю бүләк ит" дигән  чара

“Наркотикларсыз тормыш” акцияләре кысаларында  Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә Балалар тукталышы"  дигән мавыктыргыч уен узды. Төрле ярышлар,күңелле стартлар оештырылды,  берсеннән- берсе матур җырлар башкарылды,әкиятләр  сәхнәләштерелде. Соңыннан катнашучыларга ышыныч телефоны эшчәнлеге буенча   буклетлар таратылды.  Балаларга бәйрәм көне уңаеннан Татарстан,поселогында урнашкан  эшмәкәрләр Муродов Хуршед,  Мингалеева Мария, Хохлов Андрей, Нестерова Наталья кибетләреннән бүләкләр таратылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International