ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кече Шилнә авыл җирлегендә  Бөек Җиңү бәйрәмен  билгеләп үттеләр

Бакчасарай авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы узды. Авыл аксакалы Рәфис Фәхретдинов һәм шушы авыл фермеры Равил Миңнехуҗин тырышлыгы белән куелган әлеге һәйкәл авыл халкы күңелендә рәхмәт хисләре уятты.  

Пенсия фондына отчетлар тапшыру буенча чираттагы кампания башланды.Отчетлар 2015 елның 1 кварталы өчен  тапшырыла ,ул   электрон вариантта -20 майгга,кәгазь күчермәсендә -15 майга тапшырылырга тиеш
 6  май көнне   Калмаш авылында гомер кичерүче  Салахова Фәимә Хуҗа   кызының 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан аңарайон башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын,  район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды . 

Бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли.

  Мусабай-Завод  авыл  китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән “Сугыш урлаган балачак” исеме астында очрашу кичәсе  үтте.  Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Ахметовна Аглязова килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм сугыш чорындагы фидакарь  хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. 

5 нче май көнне район "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" директоры  Голюся  Фахруллина   һәм профком рәисе  Ляйсан Хаертдинова  33 ел буе гомерен район балалар  китапхансендә эшләгән, лаеклы ялда булучы,тыл ветераны  Александра Степановна Крапивина  өенә барып аны тәбрикләделәр  .Ветераны үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда Тукай районы  авылларында да  2446 укучы катнаша . 
Татарстанда Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республикакүләм рәсем конкурсы дәвам итә. Әлеге бәйге “ТР Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың 5 еллыгы кысаларында үткәрелә. 
Поздравляем  лауреатов конкурса "TELENTS"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International