14 март көнне Боерган авылы күпфункцияле үзәгендә якташыбыз Азат Гайнелхәмәт улы Хаҗиевның “Чебенле (Тойгузино) авылы ТАТАР язмышында” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге чараны авыл китапханәчесе Флүзә Салимова, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән оештырды.