ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
3 март  көнне Комсомол мәктәбендә Тукай район полиция бүлегенең  отставкадагы  полиция майоры,ветераннар Советы председателе Морозов  Сергей Владимирович белән очрашу узды.Сугыштан язган хатлар, медалҗләр белән таныштырды, район Геройларының сугыш  юллары  тарихы  турында зур эчтәлектәге әңгәмә уздырды 
3 март көнне  Иске Дөреш мәктәбендә   башлангыч класс  укытучыларының  семинары узды. 
Район башлыгы  Василь Гариф улы Хаҗиев  Күзкәй авылында сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшырды һәм бәйрәмнәр белән котлады
5 март көнне Биклән авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды  .    Бәйрәмгә килүчеләр  ветераннарны   кайнар тәбрикләп, аларның  күкрәкләренә юбилей медальләрен тактылар.
 Ел саен башкалабыз Казанда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең финал туры үтә. Анда хезмәттә, гаиләдә, җәмәгать эшләрендә иң үрнәк гүзәл затларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге   котлый.  Тукай районыннан  тантанага Советның аппарат җитәкчесе Әсхәдә Нәүрузова  җитәкчелегендәге делегация барды. 
5 март  көнне Бәтке мәдәният йортында "Хатын-кызларга багышлана..."дигән бәйрәм концерты узды. 

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  13 февральдә Теләнче-Тамак авылы   «Йолдыз» клубында шахмат-шашка ярышлары  үтте. Анда ике төр уен буенча да иң осталар билгеләнде.  

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды.  Анда Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Семинарны ТР МДН оештырган . 

11 март көнне  Татарстан Республикасы   Тукай районы  Росреестр  бүлекчәсе  "кайнар элемтә" уздыра 
 Ремонт -профилактик чаралар үткәрү сәбәпле 16 март көнне сәг.   8.00  дән 16.00  сәгатькә  кадәр     Яр Чаллы шәһәрендә   радиотелецентр эшләмиәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International