Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган пенсионерларның республика 5 нче Спартакиадасы узды. Яр Чаллы төркеме 1нче урынны яулады һәм Җиңүче Кубогына лаек булды .
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган пенсионерларның республика 5 нче Спартакиадасы узды. Яр Чаллы төркеме 1нче урынны яулады һәм Җиңүче Кубогына лаек булды .
Кнәз авылы мәдәният йортында армия сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм аларның командирларының хатлары буенча кичә оештырылды, бу чара 24 нче тапкыр уздырылды.
Күзкәй китапханәсендә "Әдәби кафе" эшли башлады. Монда кофе, төрле үлән чәйләре белән сыйланып, яңа китап, газета-журналлар белән танышырга була, шунда ук "табадан гына төшкән" яңа китаплар сатып алырга мөмкин. "Әдәби кафе"ның беренче кунаклары солдат әниләре булды.
21 февраль көнне Кувады авыл китапханәчесе Лилия Сафина балалар бакчасында «Минем туган телем» дип исемләнгән чара уздырды.
19 февраль көнне Кувады балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авыл китапханәсенә экскурсияга килделәр. . Әдәбият hәм Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган кургәзмәдәге китаплар белән таныштылар.
21 февраль көнне "Гиндукуш"музее Мерәс башлангыч мәктәбе белән берлектә әфганчы-ветераннар белән очрашу уткәрде. Кунак булып килгән Фарваев Ауфар, Насыров Ильдус, Хузиахметов Риф абыйлары узләренен истәлекләрен сөйләделәр.