ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
10 февраль көнне утырышлар залында  авыл мәдәният йорты  хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр җыелды. 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстанда "Бердәм Россия"партиясе " Бөек  Җиңүнең Җитмеш чагылышы " дигән  фотопроектына  старт бирә. Фотохудожник Фәрит Губаев  Татарстанның һәрбер районында булачак, андагы сугышчы-геройларны гаиләләре белән фотога төшерәчәк. 
Татар теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Мусабай Завод  мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вилданова Әдилә   олимпиадада җиңү яулады (укытучысы Вилданова Л. Р.) Иске Абдул мәктәбе укучысы  Мөхәметдинова Иьвина  (10сыйныф) призер булды  (укытучысыГимазова Ф. Г.) ). Булдырасыз, кызлар!
“Созвездие-Йолдызлык-2015” ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале 9 февральдән  алып 22сенә кадәр үткәреләчәк. 
Новотроицкое  мәктәбе укучылары "Кышкы уен-көлке" бәйрәмендә   төрле спорт чараларында катнаштылар.  күңел ачтылар, уен-көлке белән рәхәтләнеп ял иттеләр ,чаңгыда шудылар, тимер аякларда ярыштылар
Кече Шилнә мәктәбендә  хәрби- патриотик "Аҗаган"  уеннарының 2 этабы узды   . 3-4 һәм 5-6 класслар арасында барган  ярышларда Җиңү флагы 4,5 классларга  насыйп булды 
  Борды мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  кибеткә экскурсиягә барды. Ул "Җитештерү өлкәсендә туризм “ проекты кысаларында   оештырылды . Бу чараның максаты –төрле һөнәр ияләренең  эше турында укучыларның  күзаллавын  формалаштыру һәм аларга һөнәр сайлайрга ярдәм итү. 
Биклән мәктәбендә 4-10 класс укучылары Бөек Ватан  сугышынында катнашкан  ,хезмәт һәм тылда үзләреннәнҖиңүгә  зур элеш керткән   ветераннарына өчпочмаклы солдат  хатлары әзерләделәр, хатлар    Җиңү шатлыгы белән тулы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International