ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бәтке мәктәбенең 5 класс укучылары   Яшь  геройлар-антифашистлар көненә багышланган  чарада  презентацияләр карадылар, Бөек Ватан сугышы турындагы викторина сорауларына җаваплап таптылар
Комсомол мәктәбендә  химия һәм биология укытучыларының республикасы семинары узды. Семинар эшчәнлегендә күп кунаклар катнашты,  югары квалификацион категорияле  укытучының  эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Яшь белән очрашулар дәвам итә

                  Мәләкәс мәктәбенең        алтынчы класс укучылары, класс җитәкчесе Борисова Галина Константиновна белән бергә  тыл ветераны Капалыгина Мария Дмитриевнанын хәлләрен белергә  бардылар,аның истәлекләрен хәтер дәфтәренә тупладылар

Круглое Поле мәктәбенең 11 класс укучысы Смирнов Егор  Сталинград янында барган  сугыш турында  5,7 класс укучылары    алдында чыгыш ясады, бик эчтәлекле итеп ясалган  презентация  күрсәтте.
7 февраль көнне Круглое Поле  мәктәбендә сәләмәтлек һәм  спорт көне узды.  Башлангыч сыйныф укучылары тимераякта төрле   эстафета ярышларында катнаштылар

7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында  укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу очрашуны  баш врач Галим Сабирҗанов  уздырды, мәктәпләрдән 33укучы килгән иде 

5 февраль көнне  район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары,аларның ата-аналары ,оешма җитәкчеләре  Башкарма комитетның утырышлар залында җыелдылар . Алар белән  муниципаль район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы очрашты, һәнәр сайлау буенча эшлекле сөйләшү узды. 

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
“Татарстан“ совхоз поселогында яшәүче Мария Федотованың 100 яше тулды.  Мария Владимировнаны гомер бәйрәме белән котларга   район башлыгы Васил Хаҗиев килде
7 февраль көнне  Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте. Уенда Түбән Суыксу, Бәтке, Биклән, Күзкәй, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләре командалары катнашты. Хоккейчылар арасыннан иң көчле команда дип түбәнсуыксулылар табылды. Икенче урын Иске Абдул, өченче урын Биклән яшьләренә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International