ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга

  Княз мәктәбенең   4 класс укучысы  Прокопьева Эльвина  татар теле буенча 2-4 класслар арасында үтә торган бөтенхалык  дистанцион олимпиадасында   җиңеп -Диплом белән бүләкләнде


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән  тәэмин итү һәм  социаль яклау  министрлыгы һөнәр сайлау юнәлеше буенча "Киләчәккә билет"дигән иншалар бәйгесе уздырган иде. Бу бәйгедә  Сәмәкәй мәктәбенең 8 класс укучысы  Гыйлфанов  Алмаз   « Талантлар чыныктыру урыны»номинациясендә  лаурет дипломы белән бүләкләнде.  

  Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча республика турниры үткәрелде.   Районыбыз данын Круглое Поле поселогы яшүсмерләре яклап чыкты. Үз авырлыклары буенча II урынны, III урынны исә Валерия Кожевникова белән Милана Сәләхова яулап алдылар. Яшүсмерләрнең тренеры – Рафаэль Гыйззәтуллин.  
Декабрь аенда Калмия авылы«Киңәш» ветераннар клубының чираттагы утырышы узды. Ул әниләребезгә багышланган һәм 2014 елны озатып, яңа 2015 елны каршылар алдыннан башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган иде.
 
Кичә район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре Яр Чаллының Сидоровка поселогында урнашкан «Эссен Продакшн» җәмгыятендә булып, анда кондитер эшләнмәләре җитештерү эшен күреп кайттылар . Соңыннан укытучылар һәм тәрбиячеләр район башлыгы Васил Хаҗиев катнашында үткән еллык йомгаклау җыелышында булдылар. 
Эш бирүче хезмәт турындагы законнарны бозганда 70-00-76 телефоны аша район Башкарма комитетына «кайнар линия»гә шалтыратып хәбәр итә ала.
  "«Мы в летописи Великой Отечественной…»дигән акция  җиңүчесе  Инзиля Чулпановна( Новотроицое мәктәбе) 20-21  декабрьдә "Россия  патриотлары әзерлибез" дигән профиль лагерь эшчәнлегендә   катнашты  
23,24  декабрҗдә районыбызда Круглое Поле мәктәбендә  Сингапур программасы буенча   укулар тәмамланды.      Иң мөһиме: бу башлангыч дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз», диделәр мәгариф бүлеге хезмәткәрләре  
24 декабрьдә    татар теле фәне   олимпиадаларның  муниципаль этабын тәмамлады.  Алда республикакүләм олимпиадалар  көтә.  Аларга зур  уңышлар тели, район мәгариф бүлегенең оештыру комитеты 
Боерган авылы"Кызыл калфак" балалар бакчасында  Кышкы әкият дөньясы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International