25 декабрь көнне Кувады авыл китапханәчесе Лилия Сафина Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, драматург, күренекле прозаик, фольклорчы, тәнкыйтьче, публицист Нәкый Исәнбәтнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Уч тулы талант» исемле әдәби кичә уздырды.
26 декабрь көнне Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы Сәмәкәй мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты,лекция белән чыгыш ясады һәм видематериаллар күрсәтте,алар барысыда "Мин яшәргә телим!" дигән программа нигезендә алып барылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 декабрьгә оператив белешмәләренә караганда, тәүлегенә 2774,5 тонна сөт җитештерелгән, бу – узган елның шушы чоры күрсәткечләренә караганда 145,3 тоннага, ягъни 6 процентка артыграк.