ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
"Ак каен" балалар бакчасында кардан ясалган   сыннар  нәниләрнең  иң яраткан урыны 
Түбән Суык-Су авылы
   Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов идарә утырышында шундый яңалык җиткерде. Түләүләр яшәү минимумы үсү сәбәпле индексацияләнә.
 - Яшәү минимумы бюджетта планлаштырганча 12,9 түгел, ә 13,3 %ка үсә, - диде Антон Дроздов. - Социаль пенсияләр апрельдән 13,3 %ка арта.
   
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазифаларын башкару Рөстәм Фәһим улы Төхбәтуллинга йөкләнде. Моңа кадәр инспекцияне җитәкләгән Ильяс Мәхмүт улы Гыйлаев лаеклы ялга китте.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре Яңа ел алдыннан районның барлык тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә дә кабат искә төшереләчәк, белешмәлекләр таратылачак, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге инспекторы Илнар Мифтахов.

Түбән Суык-Су мәктәбе укучысы Мохтаров  Аяз , татар башкорт  спорт ярышы"Көрәш"тә 1 урынны яулады. 

 Княз мәктәбенең 3 класс укучылары Ватан Геройлары көне уңаеннан класс сәгатенә  Газашвили Олег Валерьевич , Гайфуллин Василь Фаит улын чакырдылар , ветераннар  мәктәп музееда булдылар,аларны  6 класс укучылары музей экспонатлары белән таныштырды. 
 Экологик белем  акциясендә  кысаларында  Княз мәктәбендә  «Чисталык дәресе" узды.  Бу чарада укучылары белән авыл җирлеге  башлыгы  Белова Тамара Ивановна очрашты .Дәресләр   барлык классларда да узды 

 

1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр Әфганстан демократик республикасы территориясендәге гаскәрләрдә 620 мең кеше хәрби хезмәт узды. Егетләребез тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр: 200 меңнән артык кеше орден-медальләр белән бүләкләнде, 73 кешегә Советлар Союзы герое исеме бирелде.

 

 Бәйрәмне Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче«Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Тукай районы бүлеге   җитәкчесе Резеда Гарипова ачып җибәрде. «Чебенле-Боерган» җыры белән  “Яран гөл” фольклор  коллективы  «Милләтебез горурлыгы – табынның күрке чәк-чәк» бәйрәмен дәвам итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International