ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Түбән Суык-Су мәктәбендә чыршыларга конкурс узды. 

  Район сәнгать  мәктәбенендә шөгелләнүче балалар һәм педагоглар”Кызыл калфакның боргалану-сыргалануы” дигән шаян концерт программасы белән Теләнче Тамак терләкләндерү мәктәп-интернатында  чыгыш ясадылар . 

"Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее директоры Резеда Гарипова Мерәс башлангыч мәктәбе һәм "Салават күпере" балалар бакчасы катнашында  үткән Татар теле  һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында катнашып, музей турында мәглүмат бирде. Шулай ук "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының киләчәккә  эш планнары белән таныштырды. Ана телен үстерү, балаларга патриотик һәм  әхлак тәрбиясе бирү, гореф-гадәтләрне саклау буенча кулга-кул тотынып эшләргә чакырды.


--
Резеда Якупова

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее хезмәткәрләре Иске Абдул авылында яшәүче Хазратова Бәхиҗә апа һәм Марданова Мәүлидә апаларның өйләрендә кечкенә концерт бүләк итте. Алар өчен урта мәктәпнең 2,4 класс укучылары үзләренең иң матур җырларын әзерләгәннәр иде. Алар балалар чыгышын бик җылы кабул иттеләр.



11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Башкарма  комитетның утырышлар залында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан   инвалид-балаларның ата—аналары  белән  районның оешма вәкилләре    очрашты . Чыгыш ясаучылар  күптөрле сорауларга җавап  бирделәр.

    

 Инвалидлар ункөнлеге кысаларында   район   инвалидлар оешмасы Президиумы әгъзалары  Теләнче- Тамак һәм Яңа Бүләк авылларында  яшәүче , урын өстендә ятучы  15  инвалидның өендә булдылар.  Аларга исәнлек -саулык теләделәр һәм  бүләкләр  тапшырдылар

 

  Тукай районы ветераннар(пенсионерлар) Советы рәисе Гиниятуллина Гөлфидә Рәүф кызы  Теләнче Тамак авылы  ветераннар һәм инвалидлар  “Хәзинә” клубы утырышында катнашты.  Утырышта  Бөек Җиңүнең 70 елллыгына әзерлек һәм оештыру мәсьәләләре каралды.  

Башкарма  комитетның утырышлар залында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан   инвалид-балаларның ата—аналары ,  районның оешма вәкилләре  белән берлектә түгәрәк өстәл узды.  Ата-аналар күптөрле сорауларга җавап  алды 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International