ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
12 декабрь көнне Кнәз  мәктәбендә мәктәп директорларының семинары узды. Ул" талантлы балалар белән эшләү метдикасы һәм алымнары" дигән тема астында узды.  
10 декабрь көнне   «IT-чемпион»республика конкурсының нәтиҗәсе билгеле булды. Бу  этапта 153укучы   «Иң актив укучы» номинациясендә  (һәр районнан 3 укучы)җиңүче исеменә лаек булды.  Шулай ук  республика күләмендә "Иң актив катнашкан мәктәпләр"дә билгеләнелде.  Безнең Борды  мәктәбе җиңүчеләр исемлегенд,аларга   мобиль  класс биреләчәк. Котлыйбыз!

11 декабрь көнне Яна Поселок авыл китапханәчесе  мәдәният йортында якташ шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе оештырды.“Канат бирсен күңел җырлары” дип исемләгән чара бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.  

  Новотроицкое авыл китапханә мөдире Габидуллина Гөлшат  "Китаплар сәяхәте" дигән китапханә дәресе уздырды.    

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген шәһәрдә Яр Чаллы проспекты буенча салынган яңа линия буенча трамвайлар йөри башлый. Хәрәкәт хәзергә өч яңа маршрут буенча булачак. 9, 10, 11нче маршрутлар буенча трамвайлар 3-4 минут саен үтәчәк. 9нчы һәм 10нчы маршрутлар иртәнге сәгать 5тән төнге 11гә кадәр йөриячәк.
1994 елның 11 декабре федераль гаскәрләрнең Чечня җиренә кергән, ягъни беренче чечен сугышының башланган көне буларак искә алына. Әлеге датадан соң 20 ел вакыт узган . Безнең районнан да бу афәткә эләккән солдатлар шактый булды. «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Васил Гайфуллин – Чечняда хезмәт иткән егетләр арасыннан районда бердәнбер Батырлык ордены кавалеры.
Теләнче- Тамак мәктәбендә Н.Э.Баумана исемендәге  ветеринария академиясе  белгечләре белән очрашу узды. 
"Хәзинә" клубына йөрүче өлкәннәребез безнең чыгышны бик яраттылар,дип язалар  Теләнче-Тамак мәктәбеннән
Новый поселогында  сугышчы-интернационалистларга юбилей медальләре тапшырылды. 
Бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Люция Әхметова ,Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссары Рәис Юнысова,авыл ьирлеклщре башлыклары катнашты.Очрашу бик  җылы шартларда узды  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International