ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Узэшчэннэр театр  куялар, икэн дигэн суз бер ай элек ук ишетелгэнгэме, кичэ Яна посёлогы мэдэният йорты залы шыгрым тулы иде. Олысы –кечесе кемнэр икэн, нинди спектакль куялар икэн диеп, кызыксынып клубка ашыкты.Эсэрне сэхнэгэ куючы Сэрия Ахсанованын (мэдэният йорты директоры) бер кайчан да исерми торган проблеманы кутэреп чыгуы халыкны уйландырды, борчыды, хэтта елатты да. Рэхмэт сезгэ уз эшчэннэребез, янадан очрашуларга кадэр диеп басып алкышлады тамашачы. 

3 декабрь көнне Останково  авыл китапханәсендә  китапханә мөдире  Ольга Беспалова  һәрбер өйдә ятучы инвалидның өендә булды,аларга  газета-журналлар һәм  авыл җирлеге башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды

3 декабрь көнне Мусабай-Завод авыл китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган «Миһербанлы булыгыз-кешеләр» исеме астында очрашу үтте.     

 Калмаш авыл китапханә мөдире  балалар бакчасы зурдар төркемендә  тәрбияләнүче балалар белән  инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Газизуллиннар гаиләсендә булды. 15 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган  Гөлфия апа   шушы көннәрдә 60 яшьлек гомер бәйрәмен уздыра 
27-30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда 8 регионнан барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Югары Байлар авылы егетләре дә бар иде.  
Район мәктәпләрендә наркотикларга каршы айлык үтте. Ул көннәрдә мәгариф учреждениеләргә бу теманы үз эченә алган күпләгән чаралар узды. Сыйныф сәгатьләре, спорт ярышлары, район больницасының психиатр-наркологы, прокурор, район Башкарма комитетының яшьләр бүлеге башлыгы, «Шәфкать» үзәге психологлары, авылларның медицина хезмәткәрләре белән очрашулар балаларга күп мәгълүмат бирде.

5 декабрьдә Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның II Республикакүләм форумы узачак Әлеге Форумның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, ата-ана мәхәббәтенә аеруча да мохтаҗ булган  балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең уңай образын булдыру.

Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә “кайнар линия” телефоннары булдырды. Элемтә өчен телефон номерлары биредә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International