ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
  Сосновый Бор поселогының "Яшьлек" спорт  комплексында  Яшьүмерләр мәктәбе беренчелегенә  өстәл теннисы буенча  ярышлар узды.   Ярышларда 1997-2000 г.р., 2001 г.р.  . аннанда яшьрәк  кызлар-егетләр катнашты . Ярышларда  8 мәктәптән 54 кеше көч сынашты 
19 ноябрь көнне  Калмия мәктәбендә география укытучыларының   семинары узды: «Экологические проблемы современности».  

17-18 нче ноябрь көннәрендә Educare International Consultancy компаниясе  вәкилеШирин һәм район мәгариф бүлегенең медик кабинетының  методисты С. Р. Дәүләтшина Бәтке мәктәбендә   методичк коучинг үткәрделәр. Аның темасы «Преобразование обучения для 21 века: развитие культуры мышления».   Бәтке мәктәбе укытучыларның дәресләрендә карадылар(Салахов А.М., Исаншина Е.А., Лутфуллина Г.М., Хатыпова Г.Р., Исламова М.Х. )алар белән дәрескә анализ ясадылар. Соңыннан кунаклар мәктәп коллективы белән очраштылар, аларга үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр. 

14 ноябрь көнне Бөтенроссия һәм ресрубликакүләм мәктәп  олимпиадалары уздыруга  старт бирелде. Районда олимпиадалар Түбән-Суыксу мәктәбендә узачак.   
17 ноябрь  көнне  М усабай-Завод мәктәбендә физкультура укытучыларының семинары узды.    7 класс ларда  Сингапур укулар   нигезенә таянып  ачык дәрес күрсәтелде, (укытучы Калимуллин Ф.Г.),   республикада узган  «Школьный баскетбол и его особенности»дигән семинарда тупланган магъүмәтлар белән таныштырылды. 
10 – 12 ноябрь көнне Фәннәр буенча Республика  Фестивале узды. Фестиальдә Тукай районы  данын   Тлянче - Тамак мәктәбе укучылары   Шайдуллина Илюзя Ильфаковна, Лутфуллина Айсылу Марсовна, Халиуллина Нафиса Рафиловна яклады. Җитәкчеләре Лутфуллиной Алсу Раисовны . Алар «История и культура татарского народа и Татарстана» дигән юнәлештә 3 урынны  алдылар. Котлыйбыз, дуслар !

12 ноября көнне Район балалар думасының утырышы узды. Утырышта  район  балалар оешмаларыннан  укучылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты. Район укучылары Думасы ул- җәмгыятьнең хәрәкәт итүче моделе, кыскасы, закон органы булып тора. Бер сүз белән  әйткәндә,  балалар Думасы үсеп килүче яшь  буынга җәмгыять төзелешен аңларга, аның тормышында актив катнашырга, үзидарәчелек алымнары булдырырга ярдәм итә.

 

 

12 ноябрь  көнне Район балалар оешмасы Советы  утырышы узды. Утырышны район мәгариф идәрәсе башлыгы урынбасары Шакирова Винера Мөбәрәк кызы алып барды. Утырышта  район  балалар оешмаларыннан  укучылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары,Тәрбия эшләре үзәге директоры һәм  методистлары катнашты .  

Мәләкәс мәктәбендә  рәсем    укытучылар семинары узды.  Семинар эшчәнлегендә ачык дәресләр,мастер-класслар күрсәтелде,фикер алышулар  булды. 
 Круглое Поле мәктәбендә  “Парламент укулары үткәрелде”.  Ул авыл җирлеге башлыгы, депутат Низамиева Эльмира Робертовна,   Куйбышев тимер юл  идәрәсенең Волжско-Камский  регионының өлкән инженеры, депутат Яруллин Ринат Фаритович,  Круглое Поле мәктәбе директоры  депутат Гуфранова Надежда Вениаминовна катнашындва узды   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International