18 ноябрь Дөреш авыл китапханәсендә укучылар өчен “Табигатькә сәяхәт” исемендәге чара үткәрелде. Китапханә мөдире Чабатова Гөлсинә укучыларга китапханәдә темага кагылышлы китапларның җитәрлек булуын, аларны алып укырга тәкъдим итте. Актив катнашкан укучыларга рәхмәт җиткереп, иң күп китап укучы балага бүләк тапшырды.
18 ноябрь авыллар көне . Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Туган авылым –Яңа Бүләк” дип аталган чара узды. Соңыннан һәр бала “Авылымның гүзәл урыннары” дигән темага рәсем ясады.
Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хуҗабикә”оешмасы членнары “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Резида Рависовна Якупова белән очрашты.Резида Рависовна “Ак калфак” оешмасының уй-максатлары белән таныштырды.Сәмәкәй мәдәният йорты каршында да бу оешманың бер бүлекчәсен ачу турында бердәм фикергә киленде.Оешма җитәкчесе итеп Халисә Исламова сайланды.