3 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә Түбән СуыкСу авылы мәдәният йорты һәм китапханә берлектә “Халыклар бердәмлеге коне” уңаеннан балалар белән викторина үткәрелде.
Халык бердәмлеге көне уңаеннан 3ноябрь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә “Туган ил ул була бер генә”дип аталган әңгәмә үтте. Кичәдә мәктәп укучылары катнашты. Балаларны халкыбызның үткәне белән таныштыру максатыннан “Гасырларда яшә, Татарстан” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды.
30 октябрь, Үзәләштерелгә китапханәләр системасы хезмәткәре Гүзәл Закирова һәм Мәдәният һәм ял үзәге директоры Октябрина Аюповалар, Казанда Республика күләмендә оештырылган экстремизм һәм терроризмга (“Повышение эффективности деятельности культурно-досуговых учреждений по профилактике экстремизма и терроризма») багышланган семинарда булып кайттылар.
Мәдәният елы уңаеннан авыл китапханәләрендә чаралар дәвам итә. Чираттагысы 31 октябрь көнне Калмаш авыл китапханәсендә «Йөрәкләргә керә, күңелләргә Сара апаның ямьле көйләре” дип исемләнгән Сара Садыйкованың иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә узды.