30 октября в Тлянче Тамакской библиотеке прошло мероприятие в честь праздника «День народного единства».
3 ноябрь көнне Мусабай Завод авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Халыкара бердәмлек “ көне уңаеннан “Бердәмлектә көч” исеме астында әңгәмә үтте. Газета-журналларны күзәтеп, чыгышлар тыңланды. Ахырда әңгәмә сорау җавап рәвешендә үтте.
30 октябрь-Репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Иске Абдул китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы белән берлектә әтиләре репрессиядә булган Мингазов Гаяз абый һәм Насыйрова Хәнифә апа гаиләләрендә булды. Мул ризыклы табын артында алар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Без аларга исәнлек-саулык теләп , истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм бергәләп фотога төшелде.