ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

 2-3 классларда «Куркынычсыз интернет» дәресе үтте.  Укучылар интернеттан дөрес куллануның кагыйдәләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Якупова Гөлсинә җитәкләгән 9 класс укучылары  Бердәмлек көненә багышланган чара хәзерләделәр һәм аны  барлык укучыларга  күрсәттеләр. 
 Бәтке мәктәбендә  "Наркотикларыз яшәү" акциясе кысаларында мәктәптә  волейбол буенча чемпионат узды 

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә

31 октябрь көнне Борды авылы китапханәсе мөдире  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында“Чулпан” балалар бакчасында  Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Халыклар дуслыгы” исемендә чара үткәрелде.  

 

Антинаркотик проект  «В будущее - без наркотиков» кысаларында Княз мәдәният йортында "Киләчәк -наркотиксыз" дигән чара узды.   
  30 октябрь  көнне Бәтке авыл китапханәсендә   авылда  яшәүче реабилитацияләнгән репрессиясе корбаны  Рәрәев Ситдик Рәрәй улы оныгы Лезина Фаина Расимовна  чакырылды, ул 7 класс укучылары белән очрашты,анда китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә узды.    Рәрәев Ситдик Рәрәй улы оныгы Лезина Фаина Расимовна  чакырылды, ул 7 класс укучылары белән очрашты,анда китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә узды.  
  Комсомолец поселогының мәдәният йортында «Әйдәгез әле, әбиләр!» исемле кызыклы бәйге үтте. Конкурста поселогыбызның иң актив әбиләре – Мөслимә Нәфыйкова, Наҗия Вәлиева һәм Нәсимә Ситдиковалар катнашты.
Конкурста катнашучы әбиләр беренче турда үзләре, гаиләләре, балалары, оныклары, шөгыльләре турында сөйләделәр.  
 Республикада   социаль-белешмә видеороликларына  старт бирелде. Ул "Бала - дөреслек  илендә" дип атала.  

           24 нче октябрьдә башкалабыз Казанда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби берләшмә җитәкчеләренең республика семинары булып узды.  Р.Х.Корбанов күп кенә әдәби түгәрәкләрнең, шул исәптән  “Якты юл” газетасы һәм Бөтендөнья татар Конгрессының җирле бүлекчәсе каршында оештырылган “Каурый каләм” әдәби түгәрәге эшен уңай яктан бәяләп, рәхмәт хатлары тапшырды.   

            

«Кадрлар резервы» республикакүләм проекты Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе белән берлектә оештырыла  . Катнашырга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International