ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга
Күркәм бәйрәм – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!
1 октябрь көнне, район хакимиятендә шәһәрдәге ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен борчыган сораулар уртага салып сөйләшенде. Район башлыгы Васил Хаҗиев күзәтчелек итүче органнар – Роспотребнадзор, фитосанитария, ветеринария хезмәтләренә таләпләрне үтәү, сатуга китерелә торган продукцияне тикшерү, келәймә сугып үткәрүне тоткарлыксыз башкару бурычын куйды. Киңәшмәдә катнашучылар урамдагы сәүдәне оештырудагы моңа кадәр «кул җитмәгән» мәсьәләләрне дә күтәрделәр.  

Гадәт буенча, көзге кыр эшләре төгәлләнгән соң, аграр тармак хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантаналары үткәрелә.  Быел  бу чара,Тукай муниципаль районының  авыл хужалыгы  һәм  азык-теле өлкәсендә эшләүче  өчен, 10 октябрь көнне    Круглое Поле поселогы   “Яшьлек” мәдәният йортында  узачак .

  Район прокуратурасы мәгариф оешмалары эчәнлегендә законнарның үтәлүен тикшерде. Чара барышында беренче чиратта балалар бакчасы һәм мәктәп ихтыяҗлары өчен ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, аны максатчыл булмаган рәвештә файдалану фактларына игътибар ителде. Чөнки мәгариф учреждениеләрендә хәйрия ярдәме исеме астында ата-аналардан акча җыю очраклары кабатланып тора. Тикшерү вакытында мондый кырын гамәлләр районның да ике бакчасында һәм бер мәктәбендә ачыкланды. 

1 октябрь  көнне  Мусабай-Завод мәдәният йортында   китапханә белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган “Яшь көенчә килә каласы” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Өлкәннәр өчен кайнар коймак белән чәй өстәле әзерләнде. Өлкәннәрне Тукай муниципаль районы хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы  ярдәмчесе  Рубис  Лотфуллович  тәбрикләде.  

2 октябрь көнне Кувады авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан  «Картаямени соң йөрәк» дип исемләнгән чара узды. Кичәне авыл китапханәчесе Сафина Лилия оештырды  һәм алып барды. Өлкәннәрне котларга авыл җирлеге башлыгы  Наис  Миргасимович  да килдеЧара чәй өстәле артында тәмамланды.


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат һәм шашка уеннары буенча турнир үтте. Хатын-кызлар арасында Ольга Коссе, Екатерина Соколова, Наилә Гарипова, Сәрия Кәлимуллиналарга тиңнәр булмады. Ир-атлардан исә Александр Захаров, Алексей Лохин, Алексей Давидов, Минвагыйз Минугулов, Риан Нуриев, Нәгыйм Локтевлар иң активлардан булдылар. 
Тукай муниципаль районының Авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чаралар планы 
Боерган авылы күпфункцианаль үзәктә "Яран гөл" фольклор   төркеме катнашында бәйрәм  кичәсе  узды,бергәләп чәй эчү узе ни тора!
Кзыл Байрак мәдәният йортында «Картаямыни сон йөрәк» дигән концерт оештырылды, өлкәннәр өчен чәй өстәле хәзерләнде 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International