1 октябр көнне Иске Абдул мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап "Яшәгез Сез өстәп матурлык" дип аталган чара үтте. Алар өчен үзешчән артистларыбыз тарафыннан конөерт әзерләнгән иде. Иң элек балалар бакчасы коллективы чыгыш ясады. Чара Сәйдәш хуҗалыгы әзерләгән сыйлы табыннар артында үтте. Өлкәннәребез кунак итеп чакыруга бик рәхмәтле булып таралыштылар.
--
Резеда Якупова
Яңа Бүләк китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында өлкәннәр көне уңаеннан «Картлыкларын әверелдергән шатлыкка” исемендәге бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында җылы сүзләр, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барылды. Актив катнашкан кунаклар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
29 сентябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип аталган кичә узды. Кичәдә ветеран укытучылар һәм “Шатлык “ ветераннар клубы әгъзалары тугәрәк өстәл артында очраштылар. Якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан оештырылган әлеге очрашуда ветеран укытучылар үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар. Аларны котлап “Асылъяр” фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Кичә,1 октябрь көнне елдагыча, район мәгариф бүлеге башлыгы Исаев Р. Р. ,мәгариф бүлегендә күп еллар хезмәт куйган ветераннарны, өлкәнннәрне бәйрәм табынына җыйды. Ул былтыргылардан аермалы буларак, быел Түбән Суык-Су мәктәп каршында узды. Мәгариф хезмәткәрләре бу очрашуда үткән хезмәт юлларын искә алдылар, арабыздан киткән дус-ишләрен яд ителәр, яшьләргә хезмәт эстафетасын тапшырдылар,мәктәп буйлар сәяхәт ясадылар.
Иштирәк мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре картлар көненә зур чара оештырдылар.Чарада мәктәп укучылары , «Миляуша» балалар бакчасы балалары һәм хөрмәтле өлкәннәр катнашты.Төрле ярышлар узды,өлкәннәр яшьлектәге матур җыларын башкардылар
Халыкара өлкәннәр көне унаеннан ,1нче октябрьдә Кнәз мәдәният йортында мәдәният хезмэткәрләре,мәктәп ,балалар бакчасы коллективы һәм хөрмәтле өлкәннәр катнашында "Бәйрәм концерты" уткәрелде.Авыл җирлеге башлыгы Белова Тамара Ивановна , ветераннар Советы председателе Волков Александр Николаевич өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.