ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
 Мусабай Завод мәктәбе укучылары Хайруллин Риназ һәм  Сафина Алина  район башлыгының"Алдынгы укулары һәм җәмгыять эшләрендә актив катнашулары өчен" Грантына ия булдылар. 
Бәтке мәктәбеннән 3 укытучы "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булдылар . Якупова Гелсинә Зәки кызы- татар теле һәм әдәбияте укытучысы,   математика укытучысы  Галяутдинова Гөлфия Әсфат кызы һәм рус теле  укытучысы  Лысенкова Светлана Лукъяновна  
Биклән  мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мөбәрәкшина Алсу  "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булды.Аны  коллективы,ата-аналар, укучылар бу җиңүе белән тәбрик итәләр һәм аның белән горурланалар.   
Шушы көннәрдә Бикләннең мөхтәрәм шәхесе, сугыш һәм хезмәт ветераны, күп кенә орден-медальләр иясе Миннәхмәт Сәгыйр улы Гайсинга 90 яшь тулды. Олуг юбилее тантанасында район хакимияте исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җылы котлау сүзләре җиткерде.  
  2 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Мәктәпкә таба якты юл» дип аталган чара үткәрелде. Ул «Игътибар балалар!» дигән республикакүләм айлык кысаларында оештырылды. Үткәрелгән чараның максаты – юлларда исән-имин йөрүгә ата-аналарның игътибарын арттыру, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. 
«Мәктәпкә таба якты юл» акциясе кысаларында Кнәз мәктәбе волонтерлары тарафыннан «Каешыңны тагып куй һәм елмай!» дигән акция дә оештырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр юллардагы машиналарны туктатып, шоферларга махсус стикерлар, юл смайлигы төшерелгән әләмнәр таратты, юлларда исән-имин йөрүләрен теләде.  
5  сентябрь көнне  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре кысаларында Алабуга политехник көллиятендә булды. Биредә уку йорты базасында «Алабуга» МИЗ өчен белгечләр әзерләү ресурс үзәген ачылды.
Бөтен республика буенча һөнәри белем бирү учреждениеләре составындагы мондый үзәкләр нибары бишәү генә. ТР Президенты сүзләренчә, киләчәк - уку йортлары һәм предприятиеләр белән тыгыз эшләүче шундый үзәкләрдә. Мондый укыту схемасы бизнеска кирәкле кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 7 сентябрьгә 1325,5мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 85%ын тәшкил итә. 304,0 меңга сабан бодае, 393,5 мең га тары суктырылган.

Т 


5
сентябрь, 2014 ел
җомга

ЮХИДИдә тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт өчен бүгенге көнгә кадәр 300-800 сум түләсәк, 1 сентябрьдән штраф күләме 500-800 сум булачак. Ә инде әлеге төр хокук бозу кабатланган очракта, 5 мең сум штраф түләү яисә 1 айдан 3 айга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагу каралган.

6 сентябрьдән  Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.  Район агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлары, эшмәкәрләре, шәхси хуҗалыклар ярминкәдә катнашырга чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International