Казаклар авылы клубында китапханә белән берлектә 30 август көнне яшүсмерләр белән “Туган җирем Татарстан “дигән викторина үткәрелде . Безнең Татарстаныбыз бик бай. Аның кин, озын елгаларын, көмеш төсле күлләрен , бөдрә урманнарындагы зифа каеннарын, зуз-зур шәһәрләрен, бөтен дөньяга таныткан талантлы шәхесләрен, дан казанган “КамАЗ”ын, истә тотып сораулар әзерләнде.
28 август көнне Югары Байлар авыл китапханәсендә “Яшь сайлаучы синең өчен” дип исемләнгән яшь сайлаучылар белән очрашу оештырылды. Китапханә мөдире Хазеева Гөлсинә чарада катнашучыларны сайлау тәртибе белән таныштырды.
30 август көнне Югары Байлар авыл китапханәседә Республика көненә карата «Мәңге шулай балкып яшә,горур Татарстаным!” дип исемләнгән әнгәмә оештырылды. Чарага төрле яшьтәге балалар килде.