Борды мәдәният йортында "Мәнге яшә Татарстан" дигән чара узды Нурия Рамазанова
1 Сентябрь - Белем бәйрәме зур оешканлык белән үтте. Бәйрәмгә әти - әниләр, ветеран укытучылар, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хановна, ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гиниятуллина, отставкадагы подполковник, үзешчән композитор, бик күп китаплар авторы Рубис абый Зариповн
Һәр класста “Минем кече Ватаным” темасына класс сәгатьләре үтте. 6 нчы класска кунак итеп Биклән авылында туып үскән, күп еллар Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе һәм мөдир булып эшләгән, хәзерге вакытта туган авылында гомер итүче Гыймадиева Гөлнур Хәниф кызы чакырылды. Ул балачагы, уку еллары, мәктәп ачылу турында сөйләде. Үзенең әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Салихов Хәниф турындагы истәлекләрен укучылар аеруча мавыгып тыңладылар. Яңа уку елында тагын да зур уңышлар теләде.