ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Узган шимбәдә «Яшел Россия» дип аталган илкүләм өмә узды. Анда район авылларында яшәүчеләр дә актив катнашты. Архитектура, төзелеш һәм халыкның яшәешен тәэмин итү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирлекләрдән 30ар, 40ар кеше өмәгә чыкты. Мәсәлән, Биклән авыл җирлегендә 0,2 гектар мәйданнан 8 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыелды.

28 августа Калмия авыл җирлегендә Республика  көне билгеләп үтелде.   Авыл җирлеге башлыгы Гыйлфанов Нияз, ветераннар һәм инвалидлар советы җитәкчесе Кашбелов Назыйф  чыгыш ясады. Кичә концерт номерлары һәм уеннар белән үрелеп барды. Кичәнеӊ икенче өлеше чәй өстәле артында үтте.

 

 Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында Республика көне уңаеннан «Гүзәл Республикам минем” исеме астында бәйрәм узды. Бәйрәм Татарстан гимны белән башланып китте. Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүз Тукай муниципаль районы хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гатиятуллин Рубис Лотфулловичка һәм Миннехузин Илгиз Котдусовичка бирелде. 

28 нчы  август  конне Югары  Суык-Су  авылында "Урам бәйрәме"  уткэрелде. Бэйрэмдэ Ак барс  премиясе лауреаты Даниф Шәрәфетдинов катнашты, үзенең матур җырларын авыл халкына бүләк итте. Бәйрәмдә  авылнын  өлкэннәре, хезмэт  алдынгылары һәм   балалар  катнашты. Кичэнен  программасы барлык халыкка да хуш килде, бер кемдә читтә калмады, җырлады, биеде, күңел ачты. Чәй өстәле артында  сөйләшүләр, матур хәтирәләрне искә алулар булды.


29 нчы  август  конне  Тубән  Суык-Су  авылынын  Маҗын  урамында  Республика  көненә  багышланган  "Эй  урамым! Балачагым  башкаласы"  дигән  жырлы-биюле  урам  бәйрәме  уткәрелде. Бәйрәмдә  авылнын өлкәннәре, хезмәт  алдынгылары һәм  балалар  катнашты. Кичэнең  программасында  тыл  ветераннарын, сугыш  чоры  балаларын, урамнын  иң  өлкэн  һәм  урамнын  иң  кечкенэ  кешесен, юбилярларны  котлау  булды.

29 август көнне  Калмаш авыл китапханә  мөдире  Салихова Гөлсимә  Идрис кызы «Лэйсэн» балалар бакчасында  «Туган ягым- Татарста" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды,анда «Татарстан-минем Республикам»дигән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.. 
  Княз   мәктәбе директоры Салахова Люция Равил кызы"Наш лучший директор""Безнең иң яшхы директор"Грантын отты. Котлыйбыз, иҗади уңышлар, исәнлек телибез!

1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
30 август кэнне    «Тополек»  балалар бакчасы тэрбиячелэре "Яшел Россия"  эмэсендэ катнаштылар , бакча тирэсендэ яна агачлар утырттылар
Бүген Мәләкәс мәктәбендә Белем бәйрәме булды. Ата-аналар , район Советы аппарат җитәкчесе Әсхәдз Нәүрозова катнашты.    Бәйрәм бик күңелле узды.
2015 ел Татарстан Республикасы Парклар , ял иту урыннарын тэзеклэндеру елы булачак   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International