Игенчеләрнең төш вакытында аларны беразга булса да ял иттерү максатыннан ,«Объектив» агитбригадасы Камская нива кырга игенчеләр янына күңелле концерт белән чыкты.
Үзешчән артистларыбызның сәфәре игенчеләрнең төшке аш вакытына туры килде. Мария Пучинина,Тамара Багаева, Мәдинә Сабирова, Татьяна Сторожук игенчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Игенчеләр концертны рәхәтләнеп тыңладылар, үзләре дә җырларга кушылдылар.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына татар китап нәшриятеннән 5600 данәдән артык китап кайтты, шуларныңике меңнән артыгы электрон каталогка кертелеп авылкитапханәләренә таратылды.