ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе
16  август көнне  районның яшьләр ,спорт һәм туризм бүлеге белгечләре  һәм   40 кеше   Болгарга сәяхәттә булып кайттылар.Анда алар  Болгар  ярминкәсен карадылар Шулай ук чүлмәк ясау серләренә өйрәтә торган мастер-класс та булдылар,«Калкан һәм кылыч», «Кылыч һәм кылыч» турнирларын карадылар  . Тарихыбызда аерым урын алып торган изге Болгар каласын карап чыккач, андагы истәлекле урыннарга сокландылар
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә барлыгы меңнән артык эшмәкәр катнашкан, һәм алардан 31,5 миллион сум күләмендә акча җыелган.
Актив ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук, Әлмәт, Минзәлә, Тукай районнарында 
 
Икенче ел рәттән   Мәләкәс мәктәбенең математика фәнен өйрәтүче укытучылар     Әхмәтвалеева Мөнира Сагир кызы, Липатова Зөбәрҗәт Мәсһүд  кызы һәм Солдатова Татьяна Павловна  V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале катнаштылар,Чошанов Мурат Аширович(профессор кафедры математики Техасского университета в Эль Пасо США)үткәргән мастер-класста  катнаштылар, серитификатка ия будылар. 
  Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узды. Бу Фестивальдә Комсомол мәктәбенең физика укытучысы Якушова Валентина Николаевна физика фәне буенча үткән мастер-класс эшчәнлегендә катнашты. Аны физико-математика фәне буенча доктор Джанжай Йингпраюн үткәрде

Торнаташ авылында  яшәуче  Шәрипов Раббани Шәриф улы һәм  Мәгдәния Әхмәтзиан   кызы  55 ел иңне-иңгә куеп,матур гаилә корып бергә яшиләр.  Раббани абыйны районда гына түгел, Республикада да беләләр,көрәшче , гомер буе колхозда  шофер булып эшләсә дә күпме яшьләрне татар көрәшен яратырга өйрәткән кеше. 

Торнаташ авылында  яшәуче  Насыров Кәшиф Хафиз улы һәм  Хәнифэ Минһаҗ  кызы  50 ел бергә гомер кичерләр. Гаилә башлыгы  гомер  буе   колхозда  электрик булып,ә Хәнифә апа укытучы булып эшләгәннәр.Тигезлектә , бәхетле гаиләдә яшәп алар үзләренә лаеклы  2 бала үстергәннәр ,хәзер  алар оныклары, балаларының ихтирамын тоеп  яшиләр. Аларны  бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

Республикада 835,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 53%ын тәшкил итә. Уҗым бодае - 242,0 мең га, уҗым арышы – 235,1 мең га, тары - 224,9 мең га борчак 46,8 мең га мәйданда суктырылган.

 

 

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Авыл җирлегендә иң яхшы белем бирү проекты»;

2) «Авыл тематикасын иң яхшы яктырткан 35 яшькә кадәрге яшь журналист».


Соңгы бер айда «Халык контроле» интернет порталына тукайлылардан җиде мөрәҗәгать кергән. Июль уртасында язган хәбәрче Яр Чаллы – Сарман трассасында ремонтның бик акрын баруыннан ризасызлыгын белдергән. 

Иштеряк авылында физкультурниклар көнен билгеләп үттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International