ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
 Иске Абдул авлында яшэуче Габдуллиннарны Эсгат Хаким улы    белэн  Иклима Шамси  кызын  авылдашлары олылый,хэрмэт итэ. Алар 60 ел гомер инне ингэ куеп гомер кичерэлэр, шатлыгы да, кайгысы да алар эчен уртак. Балалары, балаларынын балалары, оныклары,оныкчыкларына алар яраткан эти-эни, эби-бабай, кинэшче хэм ярдэмче кешелэр. Аларны авыл жыены кэнне бу тантаналы кэннэре белэн тэбриклэделэр, аларга исэнлек, озын гомер. бэхет телэделэр.  
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында  Күзкәйдә- 4 , Боерганда- 2  булчак  беренче класс укучыларына  яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге  җитәкчесе Ильнур Гәрәев  портфельләр тапшырды. Бу  тантанада  укытучылар, ата-аналар катнашты.    

Югары Байлар авыл китапханәсендә  “Минем рәсемнәрем”  шөгел клубы эшләп килә. 19 август көнне булган очрашуда балалар “Туган як буйлап сәяхэт” темасына  рәсемнәр ясадылар.

Иске Абдул  авылында  яшәуче  Мингазов Миннегаяз Мингаз улы  улы һәм  Бибинаҗия Мөхәмәтсәлих кызы 52ел гомерләрен  бергә кичерәләр,3 бала тәрбияләп үстергәннәр, барысыда үз сукмагын тапкан егетләр- кызлар  .Бибинаҗия апа һәм Миннегаяз  абыйларның гаилә учаклары сүнмәсен, аларга исәнлек, озын гомер, бабаларының,оныкларының,туган-тумачаларының кадерләрен белеп озак яшәсеннән. Бәйрәм белән Сезне!


19
август, 2014 ел
сишәмбе
1 сентябрь Белем көне .Татарстан Республикасы мәгариф һәм фәну министерлыгы  бу көнне мәктәпләрдә  россия тарихы  һәм мәдәнияты буенча истәлекле көннәргә дәресләр үткәрергә тәгъдим итә,ул "Минем  кече Ватаным" дигән девиз астында узачак
ТР Дәүләт Советына сайланучыларга  Агитация кампанияләре  16нчы август көнне башланып китте .Ул 13 сентябергә чаклы барачак
 
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар. Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен «Биология» һәм 8нче сыйныфларга «Химия» мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән.Ә калган дәреслекләрне нәшрият 2015 елның 1 гыйнварыннан әзерләргә тиеш булачак. Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү матди яктан да әллә ни авырлык тудырмас дип ышандыра җитәкчеләр: сыйныфларда компьютерлар бар, республикага китаплар әлегә бушлай бирелә

1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак.

9 август   көнне Круглое Поле поселогында мини – футбол буенча район    Чемпионаты узды. Ярышка 5 авыл җирлегеннән 8 команда (пос.Круглое Поле, с.Биклянь, с.Мелекес,  Тлянче Тамак, Мусабай Завод) һәм оешмалардан 3 команда (ООО «Камский Бекон», ООО «Челны – Бройлер», МУП «Тукайтеплогаз»катнашты )
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International