Биклән авылында яшәүче Хәсщншина Мәсрүрә Багданур кызын районы башлыгы урынбасары Әхмәтова Л. Х. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады. Ул ветеранга РФ президентының һәм район башлыгының котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Файзуллина Асия апа, шулай ук Мәсрүрә әбигә исәнлек,тыныч картлык, иң изге теләкләр җиткерде.
Новый поселогында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Мөхәмәтхан абый Әхмәтхан улын 95 яшьлек гомер бәйрәме белән муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтова Л. Х.котлады. Ул ветеранга РФ президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгыннан котлау открыткалары, бүләк тапшырды, тазалык, озын гомер теләде. Котлау сүзләрен бу көнне ветеранга авыл җирлеге башлыгы Фазылҗанов М. Г. та җиткерде.